ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
   Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 15 май көнне Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. ГАИЛӘ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышанычлы һәм җан тынычлыгы таба торган урын.
Халыкара гаилә көнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил "Гаилә хокуклары" темасына очрашу оештырды.
Халыкара гаилә көненә каршы күпчелек авыл җирлегендә күп балалы, асрамага алган гаиләләрне, гаилә юбилярларын хөрмәтләү көне узды.
Бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үткәрделәр быел Халыкара гаилә көнен түбәнкамалылар. 15 май  көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге бәйрәм уңаеннан шәһәр халкын Гаилә хороводында әйләнергә чакырдылар.

Май аеның иң күркәм бәйрәм көннәрендә Баулы районында яшь гаилә һәм бала туды. 9 майда, бар дөнья Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көндә Илмир һәм Гөлнара Мухаметовлар гаиләсендә ир бала дөньга килде, аңа Артур дип исем бирделәр. 15 май  Гаилә көнендә  Сергей Аргудяев һәм Екатерина  Иванова никахлары законлы рәвештә теркәлде.

Бу гаиләләргә бәхет һәм уңышлар телибез.

2015 елның 18 май көнне Чүпрәле районының ГХАТ бүлегендә төрле буын вәкилләренең түгәрәк өстәл артында очрашуы булып үтте. Шушы очрашуда олы тормыш юлы узып зур гаилә тәҗрибәсе туплаган һәм яңа тормыш юлын башлаган парлар, шулай ук үсеп килүче яшь буын вәкилләре дә катнашты.
Бәйрәмчә бизәлгэн залда өч буын вәкилләре җыелды. Тыл хезмәткәрләреөч гаилә. Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган рәсем бәйгесендә катнашкан балалар һәм аларның ата-аналары.

17
май, 2015 ел
якшәмбе
Әлмәт перинаталь үзәгендә халыкара гаилә көнендә 5 яңа туган балага тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды.

Бу көнне 5 гаилә туу турында таныклык алды. ЗАГС бүлегенә килгәннәрнең барысын да бүлек җитәкчесе Л.М.Григорьева котлады.


16
май, 2015 ел
шимбә

2015 елның 15 маенда Чистай Никахларны теркәү йортында никахны законлы теркәү махсус сценарий буенча барды. Ул Халыкара гаилә көненә багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International