Буа муниципаль районында Гаилә көне

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

   Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 15 май көнне Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. ГАИЛӘ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышанычлы һәм җан тынычлыгы таба торган урын. Гаилә - ул яраткан эшеңнән эшләп арыганнан сон, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан - буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Бәйрәмнең төп кунаклары 50 ел бергә гомер иткән гаиләләр булды. Юбиляр парларны Буа башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф.Даутов котлады. Бу көнне юбилярларга  багышлап бик күп матур, назлы сүзләр әйтелде, ә сәнгать коллективлары үзләренең чыгышлары белән шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International