Әлмәт перинаталь үзәгендә халыкара гаилә көнендә 5 яңа туган балага тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды. Бу сабыйларга әле 3-4 кенә көн, ә алар инде чын мәгънәсендә Россиянең тулыхокуклы гражданнары. Әлмәт шәһәре Кәрим, Артур, Глеб, Дмитрий, Матвей исемле малайлар белән артты. Яшь әниләр балаларының беренче документ алуларына кулларын куйды, ә ГХАТ идарәсе өлкән белгече О.В. Артемьева әти-әниләрне һәм килгән кунакларны бу мөһим вакыйга белән котлады.