Бәйрәмчә бизәлгэн залда өч буын вәкилләре җыелды. Тыл хезмәткәрләре –өч гаилә. Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган рәсем бәйгесендә катнашкан балалар һәм аларның ата-аналары. Балар җырлар җырадылар, шигырләр сөйләделәр, ә олы буын вәкилләре үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар һәм яшләргә узләренең киңәшләрен бирделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мустафина А.Г. барлык бәйрәмдә катнашучыларны гаилә көне белән тәбрикләде һәм тыл хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.