Түгәрәк өстәл артында очрашу

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

2015 елның 18 май көнне Чүпрәле районының ГХАТ бүлегендә төрле буын вәкилләренең түгәрәк өстәл артында очрашуы булып үтте. Шушы очрашуда олы тормыш юлы узып зур гаилә тәҗрибәсе туплаган һәм яңа тормыш юлын башлаган парлар, шулай ук үсеп килүче яшь буын вәкилләре дә катнашты. Очрашуга район үзәк хастаханәсеннән белгечләр һәм юристлар чакырылды.  Бу чара районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, үзәк китапханәсе һәм ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырылды. Чараның төп максаты итеп бүгенгесе көндә гаилә кыйммәтләрен саплап калу, яңа туган гаиләләргә һәм киләчәк буынга шуларны җиткерү иде. Әлбәттә чара халыкара Гаилә көненә багышлап оештарылды.

      Очрашу җылы дустанә мөнәсәбәттә үтте, соңыннан һәр буын алган тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International