Бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үткәрделәр быел Халыкара гаилә көнен түбәнкамалылар. 15 май көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге бәйрәм уңаеннан шәһәр халкын Гаилә хороводында әйләнергә чакырдылар. Әлеге тәкъдим җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты һәм спорт һәм ял итү мәйданчыгы “Кояшлы Аланга” ГХАТ идарәсе белгечләре белән бергә төрле вокаль һәм бию коллективлары, Мәктәпкәчә тәрбия бирү, Мәдәният идарәләре хезмәткәрләре җыелды. Хороводка бу вакытты Кояшлы Аланда ял иткән Түбән Кама халкы да бик теләп кушылды.
Хоровод биюе, Халыкара гаилә көнен үткәрүнең төп элементы буларак юкка гына сайланмады. Әлеге бию вакытында кешеләр кулга кул тотынышып, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга әзер булганлыкларын күрсәтәләр, туганнары, дуслары, танышлары белән уңай энергетика белән алмашалар. Әлеге төр биюнең рус халкы тормышында тоткан урыны чиксез зур. Хоровод эйләнү борынгы заманнардан ук рус, украин, белорус халыкларында бик популяр, мөһим аралашу чарасы булып торган. Зур хороводка җыелганчы 15 май көнендә кечкенә бию түгәрәкләре дә оештырылган иде. Алар шәһәребезнең балалар бакчаларында, мәктәпләрендә булып уздылар. Түбән Кама халкының хороводта әйләнергә бик теләп риза булуларын истә тотып, әлеге яңа креатив идеяны тормышка ашыру алдагы елларны да дәвам итәр, дип ышанасы килә.