Халыкара гаилә көненә каршы күпчелек авыл җирлегендә күп балалы ,асрамага алган гаиләләрне,гаилә юбиляларны хөрмәтләү көне узды.
Иске Ибрай авылында әһәмиятле вакыйга булды. Миләүшә һәм Госман Галиевлар гаиләсендә өченче бала булып Айзиля исемле кыз бала туды. ЗАГС бүлеге хөзмәткәрләре һәм Аксубай районының бала тудыру йорты яшь әти-әниләрне истәлекле бүләкләр белән тәбрикләделәр.