19 май, күпләребезнең күңелендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып истә калган Пионерия көне. Һәм күпләр өчен онытылмаган бу дулкынландыргыч бәйрәм көнендә, Мамадыш районы үзәк хастәханәсендә якты дөньяга кечкенә кыз Айсылу туды. Баланың авырлыгы 3390 грамм һәм буе 53 сантиметр.
Ә Илназ һәм Гүзәл Хәйриевлар өчен шулай ук бүген зур бәйрәм. Бу гаиләдә шулай кечкенә “пионер”ны каршы алдылар. Чөнки Салават бу гаиләдә беренче бала. Яна туган малайның авырлыгы 3850 грамм һәм буе 54 сантиметр.
Ата-аналарга һәм безнең бәләкәй пионерларыбызга бәхет, шатлык, иминлек һәм мәхәббәт теләп калабыз.