21 гасырга аяк бассак та, халык сәламәтлегенә янаучы иң куркыныч авыруларның берсе - ВИЧ/СПИДка каршы дару табылганы юк. Һаман да җир йөзендә миллионлаган кеше бу авыру белән зарарлана, һаман да барыбызда да диярлек җавап таба алмаган сораулар туа.
Белгәнебезчә, кеше бик күп авыруларны үз контроле астына ала алды, ләкин СПИД вирусына каршы бернинди вакциналар да булышмый.
Хәзерге вакытта СПИДка каршы актив көрәш халык арасында дөрес информацияне таратуга нигезләнеп бара. СПИДка каршы профиклактика эшләренәТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе дә кушылды.
Һәрбер кеше әлеге куркыныч авыруга каршы көрәшкә үз өлешен кертә, яки бу авыруның корбаннарына мораль ярдәм күрсәтә ала.
2026 елның 22 гыйнварында «2025 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеге һәм 2026 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.