Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе «Болгар» радиосы белән берлектә «Болгар радиосы» ФЕСТ фестивале кысаларында танышулар тирәлеге оештыра. Бүгенге көндә яшьләрнең танышып, кавышулары, гаилә корулары актуаль тема булып тора. Хәзер алар күбрәк виртуаль тирәлеккә игътибар юнәлтәләр. Ә менә күзгә күз карап сөйләшүләр, танышулар, тере аралашу җитми. Шуңа да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе зур чаралар барышында тере танышу форматларындагы очрашулар мәйданчыкларын куллана. Күптән түгел Казанда узган «ВК фест»та да ЗАГС тарафыннан танышулар тирәлеге оештырылды һәм хәтта сәхнәдә рәсми рәвештә яшь парның никахы да теркәлде. «Болгар» радиосы фестивалендә дә безнең ЗАГС хезмәткәрләре яшьләрне таныштыру эшен башкарачак. Әлеге почмакка килеп, анкета тутырып үз тиң ярыңны табарга мөмкин булачак. Без үзенә тормыш иптәше табарга теләгән һәркемне чакырып калабыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова әлеге чараның әһәмиятен ассызыклады: « ЗАГС хезмәткәренә пар эзләү мәсьәләсендә мөрәҗәгать итү кешенең җитди ниятләргә әзер булуын аңлата. ЗАГС әлеге мәйданчыкларды ярдәмче дә һәм җитдилек гаранты ролен дә башкара. Мондый башлангычларда ЗАГСларның ярдәме гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен мөһим, чөнки гаилә кору турындагы сөйләшүләр реаль тормыш яссылыгына күчә».