Шәһәребезнең 10 нчы урта белем бирү мәктәбендә узган тантанада ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова зур тормышка аяк басучы укучыларыбызга киләчәктә бары тик уңышлар, нык сәламәтлек һәм үз көчләренә ышанырга өндәде. Тантана азагында 1 нче сыйныф укучылары, мәктәп елларының истәлеге итеп, чыгарылыш сыйныф укучыларына истәлекле кыңгыраулар бүләк иттеләр.
Гаилә көне уңаеннан Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ”Шәфкать” үзәгендә ЗАГС бүлеге катнашында берлектә "Түгәрәк өстәл" уздырдылар. Проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар. Ул вакытта сенсор бүлмәсендә балалар төрле уеннарда катнаштылар, "ышаныч телефоны" турында сөйләштеләр. Гаиләләргә бүләкләр һәм информацион буклетлар таратылды.
23 майда Алабуганың барлык урта белем бирү мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре булып узды. 2 нче гимназия чыгарылыш укучыларын ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева котлады, алдагы дәүләт имтиханнарын бирүдә уңышлар теләде.
ТР Әтнә муниципаль районы Күңгәр авыл җирлегендә Күшәр авылында яшәүче Закиров Яхия Әхмәтҗан улы белән Мөхәммәтҗанова Камилә Гаптрахман кызының 60ел бергә гаилә корып яши башлауларын үткәрделәр. Яхия абый гомер буе үзенең колхозында эшләп чыкты. Камилә апа укытучы булып эшләгән. Балалар үстергәннәр, хәзер оныклар үстерүдә катнашалар. Яхия Ахметзянович һәм Камилә Гаптрахмановна барлык кеше өчен дә үрнәк булып торалар һәм зур хөрмәткә лаек.
22 майда, гадәттәгечә, бездә чәчәк утырту өмәсе уздырылды. Бу көнне, алдан әзерләп куелган чәчәк үсентеләрен җиргә утыртабыз һәм түземсезлек белән аларның чәчәк атканын көтәбез.
Питрәч районнында балалар китапхәнәсендә Гаилә көненә багышланган конкурс үтте. Конкурста 6 гаилә катнашты. Барлык катнашучы оригиналь призга лаек булды.
Сертификатларны Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыфаларын башкаручы Хабибуллин Р.Х. тапшырды. Пенсия фоды идәрәсе җитәкчесе Валиева М.У. яшь әниләрне котлады һәм ана капиталын дөрес итеп файдалану турында чыгыш ясады. ГХАТ бүлеге исеменнән Нагимова Р.М. барлык бэйрәмдә катнашучыларны Гаилә көне белән тәбрикләде Һәм сертификат алучыларга бүләкләр тапшырды.
Агымдагы елның 21 нче маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе шәһәребезнең мактаулы гражданнары булган Николай Александрович һәм Вера Никитична Зеленовларны зөбәрҗәт туйлары белән котлады.