Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина шәһәребезнең мактаулы гражданнары Зеленовларларны зөбәрҗәт туйлары белән котлады

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 21 нче маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе шәһәребезнең мактаулы гражданнары булган Николай Александрович һәм Вера Никитична Зеленовларны зөбәрҗәт туйлары белән котлады.

Әлеге гаилә Түбән Кама шәһәре төзелешенең чишмә башында торып, бөтен гомерен Түбән Кама Шин берләшмәсенең үсешенә  багышлаган. Николай Александрович озак еллар буе әлеге заводның җитәкчесе булып эшли, аның тормыш иптәше Вера Никитична производствоның Үзәк лабораториясен җитәкли. Беренче тапкыр язның сиреннәр шау чәчәктә булган мәлендә очрашып танышкан  Зеленовларның өйләре түрендә әлеге яз чәчәге  менә инде 60 ел буе хуш исен бөркеп утыра.

Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина әлеге күркәм гаиләгә исәнлек-саулык, тынычлык, тигез тормыш теләп, аларга сиреннәр бәйләме бүләк итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International