2015 елның 25 май көне Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Савелий Плехановның язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.
2015 елның 25 май көне Мамадыш районының 14 яше тулган 20 мәктәп укучысы өчен мәңгегә истә калыр мөгаен. Чөнки алар ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә беренче шәхес таныклыгы документын алдылар.
Әти-әнисе беренче балаларына матур борынгы Даниил исеме куштылар.
65 ел бергә гомер итүче Мөкәррәмә Шакир кызын һәм сугыш ветераны Әбрар Нурми улы Солтановларны ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова өйләренә барып тәбрикләде.
Ранил һәм Фирүзә Мөхәммәтгалиевлар гаиләсендә тормышларын түгәрәк итеп, өченче балалары дөнбяга аваз салды. Балага матур эйтелешле, мәгънәле исем – Баязит исеме кушылды. Бу чарада әби-бабайларның матур теләкләре бәйрәмгә ямь өстәде. Шулай ук бәйрәмдә “Ак калфак” татар хатын-кызлыр иҗтимагый оешма җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова катнашты. Ул күркәм гаиләгә үзенең җылы теләкләрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Ютазы районында 61 ел бергә яшәүче Сергей Василий улы һәм Евдокия Илларион кызы Касьяновлар гаиләсен матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Тормыш юлыннан озак еллар бергә атлаганда,бер-берсенә булган йөрәк җылысын аклап кала алган бу матур парга бүләк һәм чәчкә букеты тапшырылды.