Бәйрәм уңаеннан Балтач ГХАТ бүлегендә 14 яшькә җиткән 18 яшь балтачлы тантаналы рәвештә кулларына шәхесләрен раслаучы беренче документын алды. Алар билгеле вазифаларга, шулай ук хокукларга ия булган илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Бүгенге көндә әлеге егетләр һәм кызлар өчен иң мөһиме – яхшы уку, физик һәм рухи яктан үсү, үзләрен олы тормышка әзерләү. РФ гражданины паспортын аларга Россия федераль-миграцион хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә, район ветераннар Советы рәисе Абдуллин Рифат Габдулла улы тапшырдылар. Алар егетләрне һәм кызларны әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, матур теләкләргә ата-аналар да кушылды.