"Идел буеның бәхетле гаиләсе -2015"

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
2015 елның 31 май һәм 1 июнь көннәрендә Оренбургта 2013 елдан бирле үткәрелүче "Идел буеның бәхетле гаиләсе -2015" фестиваль-конкурсы уздырылачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы Шавалеева Альбина Рафаилевна жюри составына кертелде. Әлеге чара Россия Президентының Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич патронаты астыда үтәчәк.
Конкурсның максаты - гаиләнең уңай имиджын формалаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерү һәм пропагандалау. Быел Татарстаннан бу конкурста Лениногорск шәһәреннән Никифоровлар гаиләсе катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International