15 майда Халыкара гаилә көнендә алтын туйлар

2015 елның 19 мае, сишәмбе

    15 майда Халыкара гаилә көнендә, Мамадыш районында 5 ел рәттән Алтын юбилярларга багышлап, Мәдәният йортында кичә уздырыла.

    Сәхнә түрендә–бергәләшеп 50 елдан артык гомер кичергән парлар. Барлыгы районыбызда 46 пар, шуларның 27-се кичәгә килде.

  Гаилә бәйрәме рәсми мизгелләрдән башланды: “алтын туйчылар” районның юбилярлар китабына имзаларын салдылар.  Районыбызның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина гаиләне яшәешкә көч-дәрт бирүче илһам чыганагы, буыннарның көмеш чылбырын тоташтыручы, рухи, мәдәни, милли мирасны саклаучы җәмгыять күзәнәге дип атады. 

     Әйе, ныклы, сәламәт гаилә– көчле илнең нигезе.  Районыбыз җитәкчелегенең социаль сәясәте дә ныклы гаиләләр формалаштыру,   гаилә институтын ныгытуга корылган. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина залда утыручы 27 гаиләгә иң матур теләкләрен җиткерде. Алар барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар.   

        Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар да үз чыгышларын тантана идеясенә туры китереп әзерләгәннәр иде.

 Барлык диярлек юбилярларның балалары бү көндә ял алып, туган якларына кайтып әти-әниләрен тәбрикләргә ашыкты – бу исә әйтеп бетергесез сөенеч хисе уятучы күренеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International