Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 4 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм Хусаинова Фәниягә кызы Альбина Лузгованың игезәк балалары Айназ һәм Ильназ тугуанлыкка таныклыклар тапшырды.
Өстәмә офис “Автоградбанк” җитәкчесе И.В.Гавчева һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Н.Г.Рыжова әти-әниләрне әлеге банклар аша, ана капиталы ярдәмендә, ипотека вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.
Районда ел башыннан бирле 70 сабыйның тууы теркәлгән.