Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Менə 55 ел бергә Сафиуллиннар гаилəсе Газиз улы Вагиз һəм  Татьяна Иван кызы матур гына яшəп яталар. Бу парлар 1960 елның 15 май көне өйлəнешеп бергə яши башлаганнар.

Ирле-хатынлы Сафиуллиннар гомер буе «23 Партсъезд»  совхозында эшләгәггәр: ире көтү көткəн, хатыны сыерлар сауган. Күп мəртəбə күпеллык намуслы хезмəтлəре өчен  мактау һəм рəхмəт хатлары,медальлəр белəн бүлəклəнгəннəр. Бу пар үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп биш балаларын,ун оныкларын, ике оныкчыкларын саныйлар. Балалары əти-əнилəрен эштəге уңышлары һəм үзлəренең гаилəлəренең нык,тату булулары белəн сөендереп торалар.

55 ел  бергә гомер иткән  Сафиуллинар гаиләсен “Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә  Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамиль Азизовта үзенең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары, туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International