2015 елның 16 маенда Чүпрәле муниципаль районы ЗАГС бүлегендә чираттагы Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Расыйх улы Измайлов бәхетле ата-аналарны котлады, аларга Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшырды һәм аның нәрсәләргә тотып булачагын аңлатты. Шулай ук ата-аналарны Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Галлямова Гөлсирә Насыйх кызы әти-әниләрне котлап, аларга исәнлек-саулык, балаларын җәмгыятьнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияли алуларын теләде. Шул ук көнне бер яшь пар үзләренең язмышларын бәйләп гаилә кордылар.