Бөгелмә шәһәренең балалар паркында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концерт программасы узды. Артистлар гына түгел, тамашачылар да җылы, позитив эмоцияләр алды.
8 июльдә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының социаль яклау бүлегендә күп балалы гаиләләр белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм чараларында Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар, бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районында бала туу һәм никахлар теркәлү статистикасы белән таныштырдылар.
Киңәшмә барышында каралган сорауларның берсе булып ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианованың «2015 елның 1 яртыеллыгында ЗАГС бүлегенең төп статистик күрсәткечләре» дигән чыгышы булды.
Питрау бәйрәме – христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бу бәйрәм күп кенә авылларда кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2015 елның яртыеллык нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә чыгыш ясады. Әлеге киңәшмәдә авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар, участковыйлар, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре катнашты. Г.Б.Мухамадиева чыгышында үлү, туу,язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Үлүне вакытында теркәү кирәклеген аңлатты.
Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Әмәкәй авылыннан Шәриповлар гаиләсе тәкъдим ителде.