Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Гайнетдиновлар гаиләсенең энҗе туйларын билгеләп үттеләр

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының 30 еллык энҗе туйларын Гайнетдиновлар гаиләсе  билгеләп үтте. Фәрид әфәнде белән Валентина ханым Казан каласында  очрашып-табышып, тормыш юлларын Татарстан башкаласында  бәйләп,  Түбән Камага сиксәненче  еллар уртасында  килеп  урнаша. Биредә аларның  ике  уллары  Ильяс белән Нияз якты  дөньяга  беренче авазларын сала. Бүгенге көндә Валентина ханым белән Фәрид әфәнде  айнетдиновлар Алина исемле оныкларының уңышларына  сөенеп яшиләр. Гайнетдиновларның энҗе туй  тантанасында  аларның әле  күптән түгел генә тормыш корып  яши  башлауларының алтын юбилейларын билгеләп үткән әти-әниләре дә бар иде. Фәрид Шарифуллаевич белән Валентина Федоровна Гайнетдиновларның  исемнәре  Түбән Кама  шәһәре   ГХАТ идарәсенең Мактау  китабына  кертелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International