Туачак сабыйны өйдә зур түземсезлек,олы өметләр белән көтеп алалар. Балтач районы Зур Лызи 1 нче өлеш авылында матур итеп гомер итүче Владислав һәм Алиса Ивановлар гаиләсенә икеләтә шатлык булып, 8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнне игезәкләр дөньяга аваз салды. 2015 елда Балтач районында әле беренче игезәкләр теркәлде, аларга Макар һәм Арина исемнәре кушылды.