8 июль – ил күләмендә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Коштавылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә үтте. Тантананың төп геройлары – бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 47 ел дәвамында тугры калган, 5 бала тәрбияләп үстергән Солтан һәм Нурия Мифтаховлар иде. Аларга россиякүләм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Шушы көннәрдә Тәтеш районы администрациясенең ЗАГС бүлегендә йөзенче бала теркәлде. “Юбилей”чы кыз Тәтеш шәһәрендә яшәүче Ранил һәм Светлана Рахматуллиннар гаиләсеннән. Теркәү көнендә атаның йөзендә бәхетле елмаю йөзеннән китмәде, чөнки гаиләдә олы уллары бар, ә кыз бала көтеп алынган сабый.Сабыйга Самира дип исем бирделәр, ул”юмарт”дигәнне аңлата.
2015 елның 10 июлендә “Умиление” Чистай православия храмында яшь гаиләләр һәм өйләнергә җыенучылар 5-6-7 бала тәрбияләүче гаиләләр белән очраштылар.
Яңа бәйрәм – 8 июль көнне һәр авыл җирлегеннән берәр үрнәк гаиләне район үзәгендәге балалар иҗаты йортына чакырып хөрмәтләделәр. Бу көнне һәркемгә үрнәк бер гаиләне Россия Федерациясенең "За любовь и верность" медале белән бүләкләү гадәте бар. Әлеге медальне быел Иске Матактан Геннадий Петрович һәм Валентина Ивановна Демидовларга тапшырдылар.