10 июль көнне Бөгелмә шәһәре балалар паркында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Күп балалы ил” бәйрәм программасы булып узды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров бөгелмәләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котлады. Дүрт күпбалалы гаилә үзара бердәмлек һәм җылы мөнәсәбәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Сираҗиевлар гаиләсенә исә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Алар кулга-кул тотынышып бергә 25 елдан артык гомер кичергәннәр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.