Традиция буенча Тәтештә шәһәр көне Балыкчылар көне белән бер көндә билгеләп үтелә һәм шуңа күрә дә бәйрәм программасына төрле тематик чаралар кертелә.Бу, мәсәлән, “Балык тоту спорты” ярышлары,”Автоледи-2015” (Тәтеш автодромында) Һәм үзәк стадионда бәйрәмне тантаналы ачу чаралары, театральләштерелгән пролог һәм концерт программалары .
Әлеге бәйрәмдә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов Гараевлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
Бәйрәм кичке концерт белән дәвам итте. Монда Тәтеш үзешчәннәре һәм Казаннан килгән “Гордские пижоны” кавер группасы чыгыш ясадылар. Соңыннан, традиция буенча бәйрәм бик матур һәм озакка сузылган салют белән тәмамланды.