Яңа бәйрәм – 8 июль көнне һәр авыл җирлегеннән берәр үрнәк гаиләне район үзәгендәге балалар иҗаты йортына чакырып хөрмәтләделәр. Бу көнне һәркемгә үрнәк бер гаиләне Россия Федерациясенең "За любовь и верность" медале белән бүләкләү гадәте бар. Әлеге медальне быел Иске Матактан Геннадий Петрович һәм Валентина Ивановна Демидовларга тапшырдылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә данланган һәр пар барыбыз өчен дә үрнәк. Алар үз адресларына күпме җылы сүз ишеттеләр бәйрәмдә! Ә мәдәният хезмәткәрләре аларга багышлап җырлар җырладылар, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр тапшырдылар.