"Минем шәҗәрәм" бөтенроссия конкурсы

2015 елның 14 июле, сишәмбе
2015 елның 16 марты - 31 июле аралыгында гаилә генеалогик тикшеренүләре буенча "Минем шәҗәрәм" бөтенроссия конкурсы узачак.

Конкурсны оештыручылар - "Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча илкүләм ата-аналар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Хәзерге заман Россия тарихы дәүләт үзәк музее.

Конкурс эшләре төрле формада башкарылырга мөмкин: гаилә елъязмасы, нәсел тарихы китабы, видео-эш форматында. Барлык эшләргә дә өстәмә материаллар беркетергә мөмкин.
Конкурс эшләре pr.nra@yandex.ru электрон почтасына "Минем шәҗәрәм - КОНКУРС" тамгасы белән җибәрелә яки түбәндәге адрес буенча: 105082, Мәскәү шәһәре, Зур Почта ур., 36 йорт, стр. 10.

Конкурска йомгак 10.08.2015 кадәр ясалачак.

Җиңүче гаилә туристик сәфәргә сертификат алачак. Һәрбер конкурста катнашучыга "Минем шәҗәрәм" бәйгесен Оештыручы комитет диплом тапшырачак. Иң яхшы конкурс эшләре Хәзерге заман Россия тарихы дәүләт үзәк музеена куелачак.

Конкурс буенча тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама аша күчеп танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International