Шушы көннәрдә Тәтеш районы администрациясенең ЗАГС бүлегендә йөзенче бала теркәлде. “Юбилей”чы кыз Тәтеш шәһәрендә яшәүче Ранил һәм Светлана Рахматуллиннар гаиләсеннән. Теркәү көнендә атаның йөзендә бәхетле елмаю йөзеннән китмәде, чөнки гаиләдә олы уллары бар, ә кыз бала көтеп алынган сабый.Сабыйга Самира дип исем бирделәр, ул”юмарт”дигәнне аңлата.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Дианова бәхетле атаны кызы тууы белән котлады һәм әлеге гаиләгә саулык һәм семья бәхете теләде. Бәхетле әти кызының беренче документы һәм истәлекле сувенирларын алып гаиләсе янына ашыкты.