2015 елның 10 июлендә “Умиление” Чистай православия храмында яшь гаиләләр һәм өйләнергә җыенучылар 5-6-7 бала тәрбияләүче гаиләләр белән очраштылар.
Чакырылган парлар, дин әһелләре, Чистай благочиниясенең яшьләр православия бүлеге җитәкчесе Наталья Девятова һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова- Реутина биредә үткән кызыклы әңгәмәдә катнаштылар.Биредә әңгәмә никах сүзенә нинди мәгънә салынуы, гаилә тормышында мөһим булган ир белән хатынның бер- берсенә мөнәсәбәтенең балалар тәрбияләүгә ничек тәэсир итүе, гаиләдә ничә бала булырга тиешлеге хакында барды.
Чәй өстәле артында җылы мохитта биредә катнашучылар онытылмас очрашудан, кызыклы әңгәмәдән зур канәгатьләнү хисе алдылар.