14 нче июль көнне Менделеев районы администрациясенең актлар залында район җитәкчесе В. С. Чершинцев 69 ел бергә гомер итүче Константин Дмитрий улы һәм Евдокия Сергей кызы Муриннарның гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә ныклы гаилә корганнар. Гаилә бәйрәмнәренә зур бәйрәм өстәле артына Муриннарның 6 баласы, 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы җыела. Шулай ук авылда хезмәт куючы Рәвил Гаптелхак улы һәм Әлфия Сафиулла кызы Хәйриевлар, мәгариф идарәсеннән Айрат Зинфрид улы һәм Татьяна Юрий кызы Исрафиловлар , Карпов исемендәге химия заводыннан Антон Геннадий улы һәм Валентина Федор кызы Маниннар гаиләләре рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Аларның һәрберсенә ромашкалар букеты тапшырылды.