Якут туй

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

13 нче июль  көнне Мисхәт Миннәхмәт улы һәм Фәнзия Шакир кызы Хәбировларның якут  туйлары уңаеннан  ЗАГС бүлегендә чара уздырылды. Ирле-хатынлы Хәбировларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева котлады . Ул  аларга мәхәббәт, тугрылык , җылы хисләр, гаилә бәхетен саклап калганнары һәм  рубин туйларын бәйрәм итүләре уңаеннан  котлау кәгазе һәм “Гаилә тормышы юбилее белән”  дигән медаль тапшырды. Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне ,  чисталык һәм  нәфислек  символы булган  ап-ак ромашкалар букеты  юбилярлар кулында бигрәк тә матур күренде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International