Бөгелмә шәһәренең балалар паркында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концерт программасы узды. Артистлар гына түгел, тамашачылар да җылы, позитив эмоцияләр алды.
Әлеге чарада Бөгелмә рус драма театры, шәһәр мәдәният учреждениеләре артистлары, руханилар һәм чакырылган кунаклар катнашты. Сабын куыклары шоусы зур соклану тудырды. Сөйкемле аю Тедди беркемгә дә кочаклаудан, ә тычкан Минни Маус фотосессиядән баш тартмады. Хәтта һава торышы көйсезлекләре дә яхшы кәефкә комачауламады. Бәйрәм бик күңелле узды.