8 июль көнне Тәтеш муниципаль районынының авыл җирлекләрендә “Гаилә бергә чакта гына күңелләр тыныч” дигән темага гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар үткәрелде. Бу көнне сәхнәдән гаилә юбилейларын билгеләп үтүче семьялар адресына котлау сүзләре яңгырады. Мәхәббәт темасына багышланган җырлар башкарылды, бәйрәмгә чакырылган гаилә членнары төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.