Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтендөнья шоколад көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Шоколад белән каршы  алдылар Түбән Кама ГХАТ идарәсендә никахлашырга  килгән парларны  агымдагы  елның 11 нче  июленда. Әлеге көнне Бөтендөнья  шоколад көне билгеләнеп үтелә. Бу  “тәмле”  бәйрәм  беренче  тапкыр 1995  елда  Франциядә бәйрәм ителә һәм берничә ел эчендә бөтен дөньяга  таралып өлгерә. Түбән Кама ГХАТ идарәсендә әлеге көнне  никахлашучы кияү белән кәләшләр бик  рәхәтләнеп тәкъдим ителгән конфетлардан авыз иттеләр һәм шоколад көнендә никахлашуларына куанып  бетә  алмадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International