Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының социаль яклау бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

8 июльдә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының социаль яклау бүлегендә күп балалы гаиләләр белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм чараларында  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар,  бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районында бала туу һәм никахлар теркәлү статистикасы белән таныштырдылар.

Бәйрәмне оештыручылар кунаклар өчен күңелле конкурслар оештырдылар. Залда шатлык һәм бәйрәм рухы хөкемлек итте, балалар җырлары яңгырап торды. Бәйрәм һәр гаиләгә күчтәнәчкә торт тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International