ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

   Традиция буенча, 11 июльдә Мамадыш районында узган Питрау бәйрәмендә танышулар мәйданчыгында ялгыз затларга үзләренең икенче парларын табу мөмкинлеге бар иде.

8 июльдә  «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә   Апас районы пенсия фонды бүлегендә ЗАГС бүлеге белән берлектә тантаналы шартларда   ана капиталы сертификаты тапшырылды.  
Бу кичәдә иңнен-иңгә куеп 25-60 ел яшәгән гаиләләрне зурладылар, бәхетле гаилә тормышының  серләрен астылар.
Район мәдәният йортында гаилә көненә багышланган тантаналы бәйрәм оештырылган иде

11нче июль көнне районның  ЗАГС бүлеге  Менделеев шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган  зур бәйрәм уздырды.


12
июль, 2015 ел
якшәмбе

11 июль көнне Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында 700 нче бала тууы теркәлде. 19 яшьлек бөгелмәле Милана исемле кыз бала тудырды.

Бөгелмә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь әти-әнине – Константин белән Анастасияны бала туу шатлыгы белән котлый һәм бәхет, сәламәтлек, иминлек тели.

      8 нче июль көнне Мамадыш районында Нократ елгабызның яр буенда, Бөтенрәсәй кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” бәйрәме булып узды. Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, мамадышлылар үзләренең икенче парлары һәм балалары белән ашыгып бәйрәмгә килделәр.

     8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә  Дмитрий белән Карина язмышларын бергә бәйләделәр. Аларның  никахы үзенә бер тантана белән теркәлде. Яңа өйләнешүчеләр әлеге датаны сайлау очраклылык булуын, шулай да язылышуларының шундый күркәм бәйрәмгә туры килүенә бик шат икәннәрен белдерделәр.

8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык” көнендә Никольский авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Аленушка” балалар бакчасында балалар өчен “Мәңгелек байлыклар – гаилә җылысы, мәхәббәт һәм тугърылык” дигән тематикага күңел ачу программасын оештырдылар.


11
июль, 2015 ел
шимбә

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәме алдыннан “Березка” мәктәпкәчә балалар бакчасында олы группа балалар арасында “Минем гаиләм” рәсем конкурсы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International