Традиция буенча, 11 июльдә Мамадыш районында узган Питрау бәйрәмендә танышулар мәйданчыгында ялгыз затларга үзләренең икенче парларын табу мөмкинлеге бар иде.
Бәйрәмгә шул максаттан Самара өлкәсеннән махсус кунакларны- димчене һәм багучыны чакырдылар. Багучы узләренең язмышын беләсе килгән теләүчеләргә бага иде. Нәкъ менә шуның өчен аның янына зур чират басып тора иде. Ә менә димче Аграфенага, потенциаль булган кияү белән кәләш, үзләренең икенче парларына нинди таләпләре булган гариза язып калдыра алалар иде. Билгеләргә кирәк, үзләренең язмышын табарга теләүчеләр бик күп иде. 400 сораунамә туырылган иде. Организаторлар сүзләре буенча, үзләренә икенче парны эзләүчеләр иң актив ир-атлар булган. Ялгыз йөрәкләрнең теләкләренә таянып, димче һәм аның ярдәмчеләре бере-берсенә туры килгән парны таныштырган. Шулай итеп, кич буена димчеләр аркасында 3 пар барлыкка килгән. Калган анкеталар автоматик рәвештә “ШАНС” дигән танышулар клубына тапшыралачак.
Шулай ук, “Димче почмагы” мәйданчыгында Ромашка тибында скамейкада ялгыз затларга танышу һәм дуслашу мөмкинлеге бар иде. Алга таба бу скамейканы яңа яр буенда урнаштыру көтелә.