“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәме алдыннан “Березка” мәктәпкәчә балалар бакчасында олы группа балалар арасында “Минем гаиләм” рәсем конкурсы уздырылды.
8 июль көнендә ЗАГС бүлегендә район культура йорты белән берлектә балалар өчен бәйрәм уздырылды. Бәйрәмгә балалар гына түгел, әти-әниләр дә чакырылды. Балалар өчен төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Уеннардан тыш балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, бик күңелле ял иттеләр.
Бәйрәм ахырында барлык кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм һавага төрле төстәге шарлар очырылды.