Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә туган яңа гаилә

2015 елның 12 июле, якшәмбе

     8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә  Дмитрий белән Карина язмышларын бергә бәйләделәр. Аларның  никахы үзенә бер тантана белән теркәлде. Яңа өйләнешүчеләр әлеге датаны сайлау очраклылык булуын, шулай да язылышуларының шундый күркәм бәйрәмгә туры килүенә бик шат икәннәрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International