Бу кичәдә иңнен-иңгә куеп 25-60 ел яшәгән гаиләләрне зурладылар, бәхетле гаилә тормышының серләрен астылар. Бриллиант юбилярлар –Зиннуров Рәхимулла абый белән Сәкинә апага Россия Федерациясенең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.
Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган бу куркәм пар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы Рәхимулла абый тырыш хезмәте өчен Ленин ордины белән буләкләнгән. Бүгенге көндә алар балаларының ихтирамына күмелеп кадер-хөрмәттә яшиләр.