11нче июль көнне районның ЗАГС бүлеге Менделеев шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган зур бәйрәм уздырды.
Бәйрәм кәләшләр парады белән башланып китте. Бу парадта матур туй күлмәкләре кигән берсеннән-берсе сөйкемле 40 кәләш катнашты. Бәйрәмгә килгән ирләре , балалары , ата-аналары аларга сокланып карап тордылар.
Константин Макаров район җитәкчесе Валерий Чершинцев исеменнән менделеевлыларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады.
Бу көнне кәләшләр үзләренең чибәрлекләрен генә түгел, сәләтләрен да күрсәттеләр. Алар җырладылар, матур итеп биеделәр . Яшь әниләргә матурлык белән бергә киң күңеллелек һәм шәфкатьлелек тә хас икән. Алар кичә дәвамында хәйрия акциясе уздырдылар һәм җыелган уенчыкларны шәһәр шифаханәсенең балалар бүлегенә тапшырдылар. Шифаханәнең баш шәфкать туташы Рәзинә Никитина: “ Безнең балалар хәзер тизрәк тереләчәк,”- дип, сөенечен белдерде.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Иштанова Раушан Камил кызы Казачковлар, Махмутовлар, Сидоровлар гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырды.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Фируза Габдрахманова һәм Гассар исемендәге мәдәният йорты директоры Радик Ахунзянов Гаилә көненә багышланган рәсем конкурсына йомгак ясап, җиңүчеләргә котлау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмнең концерт программасында “Кристалл” бию ансамбле, Марина Комарова, Кузнецовлар, Абрамовлар, Никитиннар гаиләләре һ. б. катнашты.
ИЦ “Менделеевск” директоры Джулия Искәндәрова “Безне мәхәббәт кавыштырды” исемле фотоконкурс нәтиҗәләрен игълан итте һәм ирле- хатынлы Костылевларга, Сиразиевларга, Фәрхетдиновларга бүләк итеп сертификатлар тапшырды.
Ел кәләшен бүләкләү - кичәнең иң күңелле мизгеле булды. Җиңүче интернет аша тавыш бирү юлы белән билгеләнде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Валентиновна җиңүченең исемен атады . Ул Алена Даниловага таҗ, җиңүче тасмасы һәм диплом бүләк итте, мәйданга җыелган бар кешене бәйрәм белән котлады. “Чыннан да, Гаилә – иң зур бәхет ”,- диде Фаина Валентиновна.
Тынычлык һәм шәфкатьлелек, мәхәббәт һәм бәхет символы булган ак күгәрченнәрнең һавага күтәрелүе бәйрәмгә ямь өстәде.