8 июльдә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә Апас районы пенсия фонды бүлегендә ЗАГС бүлеге белән берлектә тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды. Песия фонды бүлегендә Программа чыкканнан бирле районда барлыгы 990 сертификат тапшырылган, шуның 850е кулланылган да инде. Нигездә, бу акчалар торак сатып алу яки яхшырту өчен, киләчәк пенсия, бала укыту өчен тотылган.
– Хөкүмәтебезнең безне шулай кайгыртканы өчен бик рәхмәтлебез, нәниләребез исән-сау үссеннәр, илләр-көннәр тыныч булсын, – диләр әниләр.
Яшь әниләрне район башлыгы урынбасары Г.Т.Мәүлетова, Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ш.Ш.Гафаров, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина тәбрикләде.