11 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме булып узды

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Питрау бәйрәме – христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бу бәйрәм күп кенә авылларда кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.

   Питрауга Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән күпләп кунаклар килгән. Ачылыш тантанасына Казаннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге зур делегация килеп төште. Кунакларны республиканың төрле районнарыннан килгән керәшеннәр төркем-төркем тезелешеп басып каршы алды. Милли киемнәрдән киенгән керәшеннәр үзләренең иң дәртле җырларын башкарды.

    Питрау бәйрәме көнне электән үк, яшь кешеләр үзләренә тормыш иптәшен сайлыйлар иде. Халыкта эйтэлэр: “Питрау көнне кыз сайлыйсың, ә Покров көнне туй уздырасың”.Шуңа күрә, Питрау көнен “Мәһәббәт көне”-дип тә атыйлар.

    Шул исәптән ялгыз затлар өчен махсус мәйданчык – “Димче почмагы” оештырылды. Димчегә, потенциаль булган кияү белән кәләш, үзләренең икенче парларына нинди таләпләре булган гариза язып калдыра алалар иде. Концерт ахырында димче бере-берсенә туры килгән парның исемнәрен әйтте. Парга истәлекле бүләкләр биреп икенче елга бәйрәмгә законлы ирле-хатынлы статусында чакырунамә ясый.

    Ә иң һәм сокланырлык кәләшләрне “Крәшен чибэре” бәйгесендә күрергә була иде. Бу елны иң чибәр титулына 9 кыз катнашты. Җиңүче Челәбе өлкәсе Нагайбакск районнына Юлия Савельева булды.

  Бәйрәм ахырында гаять матур булган лазер шоуы һәм салют булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International