Мөслим районында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Әмәкәй авылыннан Шәриповлар гаиләсе тәкъдим ителде.

Бүген, 8 июль көнне, Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин тапшырды. Мияссәр Мирхаҗиян улы һәм Миләүшә Фәлгать кызы Шәриповлар – күпләр өчен тиңләшергә лаек кешеләр. Шәриповларны тәбрикләргә балалары, туганнары һәм авылдашлары килгән иде.

Шәриповлар үзләре турында сөйләделәр һәм җылы, дустанә мөнәсәбәтләрне еллар дәверендә саклап калу серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International