ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2015 ел
якшәмбе
       Озак яшәгән парларның юбилей бәйрәмнәрен котлау Мамадыш районында традициягә әйләнде. Бриллиант туйларын билгеләп үтүче Әхмәтовлар гаиләсе дә игътибарсыз калмады.
13 нче август көнне  Минзәлә районы Аю авылында яшәүче Тимерханова Фахерниса Мөхәмәдияр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1925 елның 13 нче августында Актаныш районы Чәчер авылында туа. 1941 елда Әгерҗе һөнәр училищесына укырга керә, укып бетергәч Муром шәһәренә эшкә җибәрәләр.

15
август, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында традиция буларак, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Ул хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ булган гаиләдәге балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә һәм кирәкле уку әсбапларын алып бирүгә юнәлтелгән.

Агымдагы  елның 12 нче августында  Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсе  территориясендә мәхәббәт эскәмиясе «LOVE»-очка”ны  ачу тантанасы  булып  узды. Ул шәһәребездә җәй башыннан тормышка ашырылып килүче “Моя  скамейка” дип аталган проект кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Советы  аппаратының җитәкчесе Роберт Гарипов тарафыннан эшләнеп, Йола  тантаналары  территориясенә урнаштырылды.

14
август, 2015 ел
җомга

Балачак – һәрбер кеше өчен иң бәхетле чор... Күзләрдә очкын, йөзләрдә кояш нурларыннан сипкелләр туа. Ләкин һәркем өчен дә балачак мизгелләрен бәхетле үтү насыйп түгел. Кайберләренә инде сабый чактан олы тормыш йөген тарту насыйп була...

       Кичә, Васильево бистәсенең ике районында, урам бәйрәме уңаеннан, 2015 елның август аенда гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче гаиләләрне котладылар.  Евгений Анатолий улы һәм Валентина Петр кызы Теньковлар, Юрий Алексей улы һәм Фирдания Фатхирахман кызы Кандалинцевлар, Сергей Яков улы һәм Татьяна Павел кызы Сухановлар, Александр Роман улы һәм Надежда Михаил кызы Савченковлар, Алексей Павел улы һәм Любовь Борис кызы Гришинлар гаиләләре 60, 45, 40, 35 һәм 30 ел кулга кул тотынып гомер иткәннәр.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре НТР каналында  чыгучы “Студия  кунагы” дип исемләнгән тапшыруда катнашып, түбәнкамалыларны кызыксындырган сорауларга  үзләренең җавапларын бирделәр. Елдагыча  җәйнең иң популяр мәгълүматы  өйләнешүче парларның саннары  артуы белән бәйле.

     2015 елның 14 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Горошколар гаиләсенең 50 еллык гаилә юбилее узды.

        2015 елның 11 август конендә  Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә балаларга исем кушу тантанасы уздырылды. Гаиләләр яңа туган сабыйларны тантаналы теркәү һәм туган илебезгә малай һәм кыз бүләк иткән ата-аналарны хөрмәтләү өчен җыйналдылар.
2015 нче елның 13 нче августында Сарман районы Башкарма комитетында авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарлары белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2015 нче елның ГХАТ эшчәнлегенең 7 аена йомгак ясалды. Шулай ук үлем очрагын вакытында теркәү искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International