Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре түбәнкамалыларның сорауларына туры эфирда җавап бирде

2015 елның 14 августы, җомга

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре НТР каналында  чыгучы “Студия  кунагы” дип исемләнгән тапшыруда катнашып, түбәнкамалыларны кызыксындырган сорауларга  үзләренең җавапларын бирделәр. Елдагыча  җәйнең иң популяр мәгълүматы  өйләнешүче парларның саннары  артуы белән бәйле. Әйтик,  узган елның июль аенда Түбән Кама районында  232 пар өйләнешсә, 2015 нче  елның июлендә әлеге күрсәткеч 273 кә җитте. Август аенда  бездә никакхларын теркәү теләген 300 дән артык пар белдереп, гаризалар тапшырды. Аерышучыларның саннары  кимү дә үзенә күрә уңай күрсәткеч булып тора.   Туучы сабыйларның  саннарына  килгәндә,  ай дәвамында бездә 400 гә якын туу турында  акт төзелә. Иң  еш кушылучы исемнәр арасында Артём, Данил, Кәрим, Самат, София, Милана кебекләре бар.

Моннан тыш ГХАТ идарәсе  белгечләре  түбәнкамалыларны  исем кушу, ярәшү йолаларында катнашырга, гаилә бәйрәмнәрен үткәрүдә активлык күрсәтергә дә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International