Татарстан Республикасында традиция буларак, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Ул хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ булган гаиләдәге балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә һәм кирәкле уку әсбапларын алып бирүгә юнәлтелгән.
2015 елның 11нче августында Мөслим районында да әлеге акция кысаларында күп кенә укучы балаларга ярдәм күрсәтелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш. Магалимова исеменнән Мөслим гимназиясенең бишенче сыйныфына укырга керүче Фазлыева Зәринәгә уку кирәк-яраклары белән өр-яңа букча тапшырылды.
Кадерле балалар! Сезгә белем юлында сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын!