«Яхшылык көне» - көн дә тусын

2015 елның 14 августы, җомга

Балачак – һәрбер кеше өчен иң бәхетле чор... Күзләрдә очкын, йөзләрдә кояш нурларыннан сипкелләр туа. Ләкин һәркем өчен дә балачак мизгелләрен бәхетле үтү насыйп түгел. Кайберләренә инде сабый чактан олы тормыш йөген тарту насыйп була...

Балык Бистәсе районында урнашкан“Акчарлак” балалар йортында ана назыннан мәхрүм калган сабыйлар яши. Һәрбер бала менә ишек ачылыр да, минем әнием мине алырга килер, без бергә үз йортыбызга кайтып китәрбез, дип хыяллана. Әмма, кайберләре өчен бу бары тик “хыял” булып кына кала шул...

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина “Акчарлак” балалар йортында кунакта булып кайтты. Нәни генә, җылы куллар муенга үрелеп, минем күзләрдә үз әнисенең күзләрен эзләде. Бу йортта тәрбияләнүчеләр белән мавыктыргыч әңгәмә, “Минем торшым күперем” рәсем ясау күнекмәләре үткәрелде. Яхшылык эшләү көне көн дә тусын иде.

Ә тәрәзә артында шыбыртап яңгыр ява... Бу йорттан чыгу белән артыма борылып карадым, аларның һәрберсе олы юл чатында әнисен күзли иде...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International