2015 нче елның 13 нче августында Сарман районы Башкарма комитетында авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарлары белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2015 нче елның ГХАТ эшчәнлегенең 7 аена йомгак ясалды. Шулай ук үлем очрагын вакытында теркәү искәртелде. Авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарларына гаилә нигезен ныгыту һәм традицияләрен торгызуны, юбилярларны котлауларны һәм төрле чаралар үткәрүне дәвам итү тәкъдим ителде.