Түбән Кама шәһәре Йола тантаналары йорты каршында «LOVE»-очка” дип аталган мәхәббәт эскәмиясенең презентациясе булып узды

2015 елның 15 августы, шимбә

Агымдагы  елның 12 нче августында  Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсе  территориясендә мәхәббәт эскәмиясе «LOVE»-очка”ны  ачу тантанасы  булып  узды. Ул шәһәребездә җәй башыннан тормышка ашырылып килүче “Моя  скамейка” дип аталган проект кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Советы  аппаратының җитәкчесе Роберт Гарипов тарафыннан эшләнеп, Йола  тантаналары  территориясенә урнаштырылды. Әлеге эскәмия  йөрәк формасында бер берсенә тоташкан каеннар формасында эшләнгән, аңа  әлеге бөек хискә дан  җырлаучы символик пар  кошлар да кунган. Беренче  булып әлеге мәхәббәт эскәмиясенә шул ук 12 нче августта  өйләнешкән  Дмитрий  һәм Анна Чирковлар, һәм  Камилә белән Нариман Гайфулиннар утырдылар. Әлеге яңа  өйләнешкән парлар белдерүенчә эскәмиягә утыру белән, алар, кулга кул тотынышып, бәхетле, озын, мул тормышта яшәү турындагы теләкләрен теләгәннәр.

“Моя  скамейка” дип аталучы  иҗтимагый  проект Түбән Камада  җәй башында старт алган иде. Бүгенге көндә Түбән Камада 30 дан артык үзенчәлекле, бизәкле, һәркайсы үзенә генә хас, аерым бер идеягә ия эскәмия урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International